Эзмә авылында яшәүче Фәүзия Һади кызы Вахитовага – 90 яшь

Кадерле әниебез! Сине чын күңелдән олы юбилеең белән котлыйбыз! Сиңа нык сәламәтлек, иман байлыгы, күңел тынычлыгы, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, тормышыбызның якты кояшы булып, бәхетле картлык кичерүеңне телибез! Сәламәтлек юлдаш булсын сиңа,
Йөзгә кадәр яшә көчеңдә.
Безнең өчен мәңге кадерле син,
Рәхмәт, әни, барысы өчен дә!
Сине яратып, Воткинск шәһәрендә яшәүче улың Ирек, киленең Флера, оныкларың Дамир, Данил һәм аларның балалары.
Фото: https://pixabay.com | werner22brigitte
Комментарии
0
0
Фэузия апа юбилеен котлы булсын. Сау сэлэмэт булып яшэ. Сабадан Сэрия кызы Элфия.
0
0