Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
"Әбиле-бабайлы балачак" бәйгесе

«Әбиле-бабайлы балачак» бәйгесе: Габсаттарова Зәмирә

Конкурска шигырь юллары

Әбиле-бабайлы балачагым,
Сиздерми генә үтеп барасың.
Бер үк алдан ала күрмә ялгыш
Минем байлыгымны - әй язмыш.
Әби-бабай - ике пар канат күк,
Яшиләр бит сөеп-куанып.
Миңа алар бүген бик тә кирәк,
Һәр эшемдә алар миңа терәк.
Әбием - Илсөя
Һәрвакыт илне сөя.
Киң күңелле, мәрһәмәтле,
Кылган эше бары изгелек.
Тормыш авыр, язмыш кыен,
Авырлыклар килеп торсада.
Кулы гел дога да, күңеле чиста,
Ышанычы бары Аллаһта.
Бабаем - Илгиз!
Бик тырыш һәм миңа бик газиз.
Ярдәм кулы сузу
Аның төп девизы.
Үзе уңган, үзе тырыш,
Бар теләге тыныч, бәхетле тормыш.
Шушы ике газиз парым минем
Тормышымның олы бүләге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев