Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
"Әбиле-бабайлы балачак" бәйгесе

«Әбиле-бабайлы балачак» бәйгесе: Гүзәл Дәүләтова

Әбиле-бабайлы балачак - иң бәхетле балачактыр ул, минемчә. Без дә энем Ришат белән әбиле-бабайлы балачакта үстек , Аллага Шөкер.

Менә бүген дә без алар өчен, алар безнең өчен иң кадерле кешеләр.
Әбием Зәмзәмия исемле. Әбиемнең пешергән ризыклары кечкенәдән үк телеңне йотарлык. Аның коймаклары, өчпочмаклары, пәрәмәчләре, бәлешләре дисеңме... Һәрбер килгән кунак әбиемнең ризыкларын мактык-мактый авыз итә.

Бабаебыз Ризван исемле. Ул күп еллар Саба авыллары буйлап сөт җыйган. Безгә гел: "Тәүфыйклы, миһербанлы, игелекле булыгыз, мохтаҗларга һәрвакыт ярдәм итегез, балалар", - дип әйтә килде. Бабаебыз белән математика фәненнән дәрес әзерләүләр, урманга каен себеркесенә менүләр, балыкка йөрүләр балачакның якты хатирәсе булып безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.

Аллага Шөкер, әбиебез белән бабаебыз бүгенге көнгә кадәр кадер-хөрмәттә гомер кичерәләр. Алар 7 оныкка,1 оныкчыкка кадерле әби һәм бабай. Алга таба да Ходай аларга озын гомер, ныклы сәламәтлек, тыныч картлык насыйп итсә иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев