Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
"Әбиле-бабайлы балачак" бәйгесе

«Әбиле-бабайлы балачак» бәйгесе: Ләйсән Хәертдинова

Өлкән буын кешеләре – рухи мирасны, әхлакый кагыйдәләрне саклап, киләсе буынга тапшыручылар. Аларда тормыш итү тәҗрибәсе тупланган. Төп йортта әби-бабай белән үскән бала ул аеруча бәхетле дип саныйм. Моңа мисал булып, кечкенә чакта икетуганымның бераз гына үпкәләп: “Сиңа рәхәт ул, әбиең белән бабаең бар!” дигәнен хәтерлим. Югыйсә, аныкылар да бар бит, тик бер йортта гына тормыйлар.

Минем балачагым дәү әниле-бабайлы булды. Төп йортта төпчек улның беренче кызы булгангадыр да әле игътибар, ярату, наз аеруча миңа эләкте. Әтием вафат булганнан соң, алар -  минем иң якын, кадерле кешеләрем булып, миңа тәрбия бирүдә зур өлеш куйдылар. Минем дәү әнием белән бабаем – укытучылар. Күп еллар мәктәптә балаларга белем биргәннәр.

Балачакта җәйге ялга әтиемнең бертуган апасы белән абыйсының балалары кунакка кайталар иде. Бик күңелле итеп, гөрләшеп үткәрә идек җәйләрне. Көндезләрен урамнан кайтып кермәс идек, ә кайбер көннәрдә дәү әнием белән бабаем умарта кортлары карап, бал аертырлар иде. Без оныклар - барыбыз да шунда калакларыбызны куеп, яңа гына аертылган кәрәзле балны көтеп торыр идек, ә кичләрен дәү әниебез белән бергә догалар укып, “Тыныч йокы бир, Ходаем!” - дип теләкләр теләп, бергә йокларга ятар идек.

Бабаемның бакыйлыкка күчкәненә инде 5 ел булды, ә дәү әнием -  әнием һәм энеләрем белән бергә төп йортта гомер кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев