Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
"Әбиле-бабайлы балачак" бәйгесе

«Әбиле-бабайлы балачак» бәйгесе: Мичәннән Алия һәм Дилия.

Әбиле тормыш -иң бәхетле тормыш. Безнең әбинең исеме-Сөембикә. Ул Саба районы Яңа Мичән авылында яши. Яллар җитүгә,без ашкынып аның янына кайтабыз.

     Ул безнең дөньядагы иң яхшы,супер әби. Кайткан саен ул безне иң тәмле ризыклары белән сыйлый,матур әкиятләр сөйли, кирәк чакта яклый да әле. Иң мөһиме -безне сабыр гына эшкә өйрәтә. Быел да җиләккә баргач, ул безгә дару үләннәре, аларның файдалы үзлекләре турында сөйләде. Ничек итеп дөрес җыярга кирәклеген аңлатты. Без рәхәтләнеп аңа булыштык, туйганчы җиләк ашадык. Салкын кыш көнендә шушы хуш исле үләннәрдән тәмле җиләк белән чәй эчәрбез, Алла боерса. Сез дә килегез!
      Әби белән булган вакытлар матур хатирә булып, күңелләрдә озак сакланса икән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев