Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
"Әбиле-бабайлы балачак" бәйгесе

«Әбиле-бабайлы балачак» бәйгесе: Раилә Вәлиева

Дәү әни - бабай тәрбиясендә үскән балалар ни дисәң дә икенче төрле булалар. Кемнәргә андый бәхет эләккән, алар аңларлар. Мин үзем дә шундыйлар рәтеннән.

Безнең, энем белән, мәктәптән кайтканда беркайчан йозаклы, бикле ишеккә кайтканыбыз булмады. Өйдә безне үз йозакларыбыз көтә иде. Дәү әни үзенең тәмле көлчәләрен пешереп, бабай (аныкы гына шундый тәмле була иде) "сталин" бәрәңгесе белән һәрвакыт безне каршы алалар иде. "Берлинны алучылар кайтты", - дип көлерләр иде. Иде... Бабаемның үлгәненә 6 ел узып китте. Шөкер, дәү әнием исән. 92 сен тутырды. Бу яшендә үзе йөри, үзе ашый ала алгач, Раббыма мең рәхмәт.
Бу вакытта әти-әниләре кайда булган соң боларның, диярсез. Әлбәттә, һәркайсыбызныкы кебек үк, эштә. Алар өйрәтергә өлгерә алмаганны, дәү әни белән бабай өйрәтте безгә. Рәхмәт аларга.
Бүгенгедәй хәтерлим🤭 дәү әни миңа ничек итеп догалар өйрәткәнне. Килосы белән конфет ала иде дә һәр көнне берәр сурә өйрәтә иде. Конфет белән ничек соң ул? Ничек дип, сурәне яттан сөйләп күрсәтәсең дә...шуның белән шул 👍 и молодец булган дәү әни.
Без бик бәхетле үстек, Аллаһка шөкер. Балаларыгыз дәү әни - бабайлы булып үссә, бу зур шатлык инде. Килешәсезме?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X