Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
"Әбиле-бабайлы балачак" бәйгесе

«Әбиле-бабайлы балачак» бәйгесе: Тимергалиева Лиана

Әти - әниле гаиләдә үсү - үзе зур бәхет. Ә әби – бабайлы булу бик рәхәт! Әле әби янына килеп иркәләнәсең, әле бабайга барып ярдәм сорыйсың. Ярдәм сорап бабаема килсәм, кыен очрактан чыгу юлын ул тиз таба.Тормыш тәҗрибәсе бай аның.

       Әби-бабай олы хөрмәткә ия безнең өйдә. “Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне"-, дип өйрәтәләр мине әтием белән әнием. Мин бу сүзләрне үземә тормыш девизы иттем, әби-бабайга каршы дәшмим. Алар нинди эш кушса, шуны җиренә җиткереп эшләргә тырышам.
Әбием белән бабаем турында мактап бик күп сөйләргә була. Тәмле күчтәнәчләр белән сыйлаучы, башымнан сыйпаучы әбием белән бабаемны бик яратам.
       Алар гаиләбезнең алтын баганалары! Озак яшәсеннәр, авырмасыннар. Безгә һәрвакыт кирәк алар.

Әбиемә:
Рәхмәт, әби, сине күрү шатлык,
Беркайчан да авыру белмә син!
Саф күңел ул картаюны тоймый,
Йөзләреңне кояш бизәсен!

Бабаема:
Гөрләп яшә, бабай, картаюны белмә,
Куанып яшә һәр көнгә.
Күңелең синең һәрчак шулай,
Ачык булсын һәркемгә!

Икесенә бергә:
Сезнең тормыш юлы матур тарих,
Күпләр өчен үрнәк булырлык.
Рәхмәт, димен, сезгә чын йөрәктән,
Сезнең гомер-минем горурлык!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев