Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
"Әбиле-бабайлы балачак" бәйгесе

«Әбиле-бабайлы балачак» бәйгесе: Хасанова Гөлгенә

Әбиемне нык яраттым Туган нигездәме үскәнгә. Кем кызы дип сорагач мин Гөлшикәр кызы дия идем.

Авыл әбиләре минем әбиемне

Барысы да белә иде шул. 

Шуңадырмы гел әйткәнмен

Әби кызы мин диеп. 

 

Каз бәбкәләр саклый идек

Догалар без бергә өйрәндек. 

Шул догалар хәзер юл күрсәтә

Безнең кылган эшләргә. 

 

Кайткан саен авылга без

Хәл белергә керәбез. 

Бер чынаяк кына чәй эчтегез

Бик тиз инде китәсез. 

 

Шулай диеп әби безгә 

Хәерле юллар теләп кала.

Хәзер инде ул күкләрдән

Безне күзәтеп тора. 

 

Әби-бабайлы балачак

 Рәхәт инде, онытылмаслык ул. 

Уз балаларыбызга да Ходай

Бирсен шундый балачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев