Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
"Әбиле-бабайлы балачак" бәйгесе

«Әбиле-бабайлы балачак» бәйгесе: Динара Хисаметдинова

Җәй. Кичке авыл өстенә тымызык кына булып печән исе тарала. Су буеннан салкынча җил исеп куя.

Әйе, шушы хуш исләргә аз булса да уралып яшәр өчен, җәйләрен күпләр олыгаеп килүче әти-әниләре, әби-бабайлары янына кайта. Ничек инде әби-бабайсыз балачак булсын!?
Ә минем балачагым җәен генә түгел, ел фасылларының һәр мизгелендә алар янәшәсендә үтте.Язлы-Арташ авылындагы төп нигездә әти-әнием, сеңлем белән бергә, әбием Нурлыбанат, бабам Фатхерахман әкиятләре, хикәяләре тыңлап үскән, аларның назын татыган кадерле онык мин.
Әби-бабайлы балачак дигәч, күз алдына мичтә пешкән коймаклар килеп баса. Алар әле дә күңел кылларын кытыклап, авыздан сулар китерә. Бабай таң белән торып мичкә яга, ә әби чаҗ-чоҗ китереп коймак өлгертә. Кая анда йоклап яту!? Без - оныклар күзләребезне чекерәйтеп, торып утырабыз. Менә самовар да кайнап чыга. Йөгерешеп өстәл артына чумабыз. Коймакларны бер-бер артлы шудыра-шудыра, гөр килеп баллап чәй эчәбез. Баллап шул...Чөнки бабам гомер буе бал кортлары арасында кайнаган умартачы . Умартачы гына түгел, итек баскан, аннан умартачы һөнәрен әтиемә тапшырып калдырган бабам да ул.
Самовар янында рәхәтләнеп көлешә-көлешә чәй эчкән мизгелне, сугыш хатирәләре алыштыра. Тынлык урнаша. Бабам сугыш ачысын үз җилкәсендә татыганлыктан, күргәннәрен сөйләп китә. Балачак елларын искә ала. Әбием дә аңа кушылып: "Сез нинди бәхетле балалар! Сезгә бу хәсрәтләрне, вакыйгаларны күрергә язмасын, гомерегез рәхәттә үтсен!" - дип дога кыла.
Әбием белән бабам иҗатка, әдәбиятка гашыйк иделәр. Алар дистәдән артык газета-журналлар алдырдылар. Кичләрен җыелышып шуларны уку, яңалыклар белән бүлешү күңелле мизгел булып истә калган. Интернет челтәрендә дөньяны онытып, юкка вакыт уздыру түгел инде бу, ә газет исләренә чумып ял итү. Аннан матбугат илен "Татарстан "радиосы алыштыра. Әби белән бабай спектакльләр тыңларга, карарга яратканлыктан, мин дә театр дөньясына кереп чума идем.
Билгеле инде балачагым газет укып, коймак ашап кына узмады. Әби-бабам, әти-әнием хезмәт тәмен өйрәтеп тә үстерде. Җәй бетмәс-төкәнмәс печәне, бакчада чүп утау, чөгендер эшкәртеп узар, су буе балалар чыр-чуы белән бергә үрдәк-каз авазларына тулып торыр иде. Кечкенә чакта уфылдасам, хәзер аларга эшкә өйрәткәннәре өчен рәхмәт әйтеп туя алмыйм.
Тагын кызыклы хатирәләрнең берсе мөгаен, бабам белән бергә укырга кермәс борын, сарык көтүе көтү булгандыр. Кечкенә кызыл курткамны, гөмбәле яшел бутыемны киеп, нәзек кенә кулларыма зур тал чыбыгы тотып бабам артыннан чабулар бүгенгедәй истә. Ә әбием әбәткә күзикмәк өлгертеп алып килер иде . Ул күзикмәкнең тәмен җир шарындагы бер генә ризык та алыштыра алмас мөгаен.
Үзем язам, ә күзләрдә яшь...Күпме хатирәләр...Башка бер дә әйләнеп кайтмас әбиле-бабайлы балачак мизгелләре. Ләкин еллар яңара, алар минем балаларда кабатлана. Әти-әнием янәшәсендәге оныкларны күреп, балачагым күз карашыма килеп баса...



Саба районы, Язлы-Арташ авылы кызы,

хәзер Балык Бистәсе, Янавыл килене Динара Хисаметдинова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев