Җәббаров Татарстан фермерларын ягулык тупларга өндәде
Мондый күләм интенсив эшләр вакытында тотрыклы вәзгыять өчен кирәк, дип өстәде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.
Төбәкнең АПК предприятиеләренә ким дигәндә ун көнлек ягулык запасы булырга тиеш. Бу хакта Премьер-министр урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров илдәге вәзгыятькә сылтама ясап әйтте.
- Барлык хуҗалыкларга да ким дигәндә ун көн, ике атналык ягулык запасы булырга тиеш. Әлбәттә, Без «Татнефть» һәм «ТАИФ» компанияләре белән шулкадәр уңайлы эшләргә күнеккәнбез, «көпчәкләрдән» хуҗалыклар ягулык алалар, зур запаслар тотмыйлар. Әмма запас һәрвакыт булырга тиеш, - диде Җәббаров.
Татарстанга бу ел дәвамында 140 мең тонна ягулык тапшыру планлаштырыла, шуның 33-34 мең тоннасыннан артыгы файдаланылган инде. Шул уңайдан премьер-министр урынбасары Татнефть һәм Таифка рәхмәт белдерде.
Тиздән зур күләмдә ягулык әзерләүгә һәм урып-җыюга тотылачак, дип өстәде ул. Запас эш пигында нервланудан качарга ярдәм итәчәк, дип аңлатты Җәббаров.
Фото: Татар информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев