Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Җәмгыять

«Госуслуги.Дом» мобиль кушымтасының яңа мөмкинлекләре

Бүгенге көндә Татарстан Республикасында 349 меңнән артык кеше бу сервисны актив куллана, бу еллык план күрсәткеченең 72 процентын тәшкил итә.

Инфраструктураль үсеш бүлеге сезгә торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге барлык мәсьәләләрне хәл итү өчен заманча һәм уңайлы санлы инструмент – «Госуслуги.Дом» мобиль кушымтасын кулланырга тәкъдим итә. Бу сервис Россия Минстрое һәм Минцифрасы ярдәмендә төзелде һәм ул идарәче компанияләр, ресурс тәэмин итүче оешмалар белән хезмәттәшлекне гади, ачык һәм нәтиҗәле итүгә юнәлдерелгән.

Кушымта ТКХ дәүләт мәгълүмат системасының (ГИС ЖКХ) рәсми сервисы булып тора һәм Россия Федерациясенең барлык төбәкләре өчен дә ачык. 

Төп мөмкинлекләр:

  • исәп язу приборлары күрсәткечләрен тапшыру;

  • комиссиясез түләүләр ясау;

  • фото белән идарәче компаниягә гариза бирү;

  • хуҗаларның онлайн җыелышларында катнашу;

  • йорт чатларын һәм идарәче компания яңалыкларын уку;

  • торлакны иминиятләштерү, капиталь ремонтны күзәтү.

2025–2026 елларда өстәлгән яңалыклар:

  • кунак керүе (туганнар яки арендаторлар өчен);

  • түләүләр кәрзине (берьюла берничә счетны түләү);

  • чат-бот ярдәмче;

  • шәхси йортларны да хуплый;

  • идарәче компаниянең чыгымнар турында отчетларын тикшерү.

Ничек башларга?

  1. Кушымтаны күчереп алыгыз (RuStore, AppGallery, Google Play, App Store).

  2. «Госуслуги»дагы теркәлү язылмасы белән керегез.

  3. Квартира / йорт турында мәгълүматлар автоматик рәвештә йөкләнер.

Кушымтаны инде миллионлаган россиялеләр куллана. Сез дә кушылыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев