Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Җәмгыять

Каракның бүреге яна

Суд залыннан

  Милеккә каршы җинаятьләрнең иң киң таралганы – вак урлашу.  Халык тарафыннан  угрыларга кимсетүле “Карак” ярлыгы таккан һәм ул гомерлек кара тамгага әйләнгән. Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 7.27 статьясы нигезендә  вак урлау дигәндә, җинаять билгеләре булмаган очракта, бәясе 2 500 сумнан артмаган чит кешенең мөлкәтен кул  сузу күздә тотыла.

Шулай итеп, чит кешенең мөлкәтен гаепле яки башка затлар файдасына хокукка каршы түләүсез тартып алган яки әйләнешкә керткән затлар өчен җинаять җаваплылыгы урланган мөлкәтнең бәясе суммадан артып киткән очракта башлана. Әгәр урланганның бәясе 2500 сумнан кимрәк булса, угрылык административ хокук бозу булып санала.

Шуның белән бергә, кеше административ җаваплылыкка тартылганнан соң бер ел дәвамында кабатланган очракта, мондый гамәл РФ Җинаять кодексының 158.1 маддәсендә нигезендә җинаять буларак квалификацияләнә.  Бу очракта гаепләнүче 40 мең сумга кадәр яки хөкем ителүченең өч айга кадәрге чор өчен хезмәт хакы яки башка кереме күләмендә штрафка, яки 180 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшкә, яки алты айга кадәр төзәтү эшләренә, яки  бер елга кадәр мәҗбүри эшләр, яки бер елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү  җәзасына тартылырга  мөмкин.

Мисалга,  башка районнан  килгән А.Р. Һидиятов 2026 елның 19 гыйнварында 18 сәгать 37 минуттан 18 сәгать 38 минутка кадәрге  вакыт аралыгында, Сабадагы кибеттән, аңлы рәвештә, файда күрү ниятеннән,  үзенең гамәлләрен беркем дә күзәтмәвеннән файдаланып, яшерен рәвештә товар-матди кыйммәтләр, төгәлрәк  әйсәк, 13 данә «Риттер Спорт»  шоколады, 0,5 литрлы 1 шешә «Липтон» яшел чәе урлый. Нәтиҗәдә сәүдә ноктасына 2 959 сум 86 тиен күләмендә матди зыян китерелә. Ягъни урланган продукция бәясе 2500  сумнан артып  китә. Кибет директоры моны товар калдыкларын тикшергән вакытта ачыклый. Видеокүзәтү камералары язмаларын караганда, ул урлаучының  якынча 25 яшьләрдәге, өстенә кара чалбар, куртка һәм ачык төстәге кофта кигән егет икәнен  күрә. Җинаятьчеләрне  эзләү төркеме  хезмәткәрләре  аның  эзенә тиз төшә.

Гаепләнүче Һидиятов  суд утырышында гаебен тулысынча таныды, кылган гамәленә үкенүен белдерде һәм дознание вакытында биргән күрсәтмәләрен раслады. Игълан ителгән дәлилләрдән  күренгәнчә, ул кибеткә ашарга алу өчен кергән. Үзендә акча булмавын аңлагач, азык-төлек урларга карар иткән. Һидиятов  РФ Җинаять кодексының 158нче статьясы 1нче өлешендә каралган җинаятьне кылуда гаепле дип танылды һәм аңа 10 000 сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләү турында  карар  чыгарылды. Сәүдә ноктасына  китергән матди зыянны тулысынча каплавы исәпкә  алынды.

Руслан Нәбиуллин,

Җәмәгать  судьясы.

Фото: Ясалма фәһем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев