Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су

Бәйрәм табынына- тарталеткадан тәмле кабымлыклар

Бәйрәм табынында тарталеткалар дигән кабымлыкны еш очратырга була. Тарталеткаларны алдан алып куеп, бәйрәм көнне тиз генә эчлек әзерләп, өстәлгә куярга була.

√ Пешкән тавык итен вак итеп турап, уылган сыр, азрак майонез, нинди дә булса төелгән чикләвек, укроп салып болгатабыз, тарталеткаларга тутырабыз. Өстен зәйтүн җимеше, петрушка белән бизибез.

√ Чи кишер, сыр, 2 йомырка, 2-3 тырнак сарымсак. Барысын да вак угычтан уып, майонез белән туглыйбыз. Теләгән кешегә укроп, яшел суган белән бизәргә була.

√ Краб таякчыклары, консервланган кукуруз, йомырка, тоз, борыч, майонез - барысын бергә болгатасы. Бизәү өчен өстенә икра, мәк сибәргә.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев