Бик тәмле рулет рецепты
Аш-су

Бик тәмле рулет рецепты

Әлеге рулетны бер ашасаң, гел ашыйсың киләчәк. Алда Яңа ел бәйрәмнәре көтә. Якыннарыгызны тәмле десерт белән сыйларсыз.

Безгә кирәк булачак: 

печенье 300 грамм

банан 2 данә

эремчек 250 грамм

каймак 2 аш кашыгы

куыертылган сөт (сгущенное молоко) 2 аш кашыгы

җиләк 5-6 данә

киви 2 данә

мандарин 2 данә

 

Әзерләү өлешенә күчәбез: 

Печеньены блендерда ваклыйбыз.

Печенье өстенә блендерда вакланган бананны салабыз.

Массаны яхшылап болгатабыз. Әйбәтләп басабыз да, махсус кәгазьгә җәябез.

Җәелгән камыр өстенә блендерда болгатылган массаны (эремчек, каймак, куертылган сөт)  яхшылап җәябез.

Ә хәзер җиләк-җимешләрне турап болгатабыз да, өстенә тезеп чыгабыз.

Рулет формасына китереп бөгәбез.

1 сәгатькә суыткычка куеп торабыз. Табынга чыгарыр алдыннан матур итеп бүлеп куябыз.

Тәмле булсын!


Нет комментариев