Эремчектән сыр ясыйбыз
Әлеге рецепт буенча сыр ярты сәгать эчендә әзерләнә
Кирәк булачак:
1кг эремчек
  60г атланмай
  1 йомырка
  1, 5 чәй кашыгы тоз
  сода
Ясау этабы:
- Кайнар суга эремчек салырга һәм уртача утта 20 мин дәвамында пешерергә. Эремчекне сөзеп, саркытырга кирәк.
 - Эретелгән атланмайны эремчеккә өстәргә һәм яхшылап болгатырга.
 - Йомырка, тоз, сода өстәп якынча 5 мин болгатырга.
 - Эремчекне савытка тыгызлап салып, суыткычта кимендә 5 сәгатькә калдырырга.
 
Тәмле булсын!
Чыганак: https://vatantat.ru/2019/09/5313/
Фото https://ru.freepik.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
                                                
                        
                    

Нет комментариев