Кәбестә тозлыйбыз
Аш-су

Кәбестә тозлыйбыз

Бер тәүлектә әзер була торган кәбестә тозлау ысулы белән уртаклашабыз

2 кг кәбестә, 2-3 уртача зурлыктагы кишерне саламлап турыйбыз. Яшелчәләрне һәм 2-3 тырнак сарымсакны 3 литрлы банкага салабыз да өстенә тозлык агызабыз.
Тозлык болай ясала: 1 литр суга 0,5стакан шикәр комы, 0,25 стакан тоз салып кайнатып чыгарасың, суытып банкага саласың да 2 аш кашыгы аш серкәсе һәм 1 стакан көнбагыш мае өстисең. 1 тәүлектән соң ашарга була.

Тәмле булсын!

Фото https://ru.freepik.com


Нет комментариев