Саба таңнары

Сабинский район

18+
Аш-су

Карлыган һәм әфлисуннан компот

Җәйнең иң “тәмле” , бер-бер артлы барлык җиләк-җимеш өлгерә торган мул вакыты хәзер. Бакча хәзинәләреннән уңган хуҗабикәләр нинди генә сыйлар әзерләми.

  Белгечләр әйтүенчә, өйдә ясалган компот, кайнатмалар, шикәрле кибет ризыкларына караганда, күпкә файдалырак.  Аларда һәрвакыт файдалы матдәләр сакланып кала. Белгечләр кайнатма тагын да файдалырак булсын өчен аны әзерләү вакытын һәм шикәр күләмен киметергә киңәш итә. Экспертлар билгеләвенчә, иң яхшысы – биш минутлык кайнатмалар. 

 

  Иң элек 3 литрлы банкаларны парда 2-3 минут кайнарлап алабыз. Шуннан соң һәр банкага 4 кисәккә бүленгән ярты әфлисун, банканың  1/3 өлеше күләмендә чеме бе­лән кызыл яки кара карлыган, бер бокал яки агач аш кашыгы белән 9 кашык шикәр комы салабыз.  Банкаларны кайнап торган су белән тутырып, стерильләштерелгән калай капкач белән ябабыз , шикәре эреп беткәнче тәгәрәтәбез һәм капкачын аста калдырып, төреп, суы суынганчы тотабыз. Компот салкынча урында бик яхшы саклана, әчеми.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев