Татарча чәлпәк пешерү рецепты
Татарча чәлпәк — ул юка, кетердәп тора һәм бик тәмле камыр ризыгы. Аны кайвакыт «татлы» дип тә йөртәләр.
Бу рецептта камырга йомырка күп салына, шуңа күрә ул бик нәфис һәм тәмле була.
Кирәкле әйберләр:
-Он — 1 кг
-Йомырка — 10 данә
- Сөт — 100 г
-Тоз — тәменчә
- Кыздырырга — 600 г үсемлек мае
Әзерләү ысулы:
- Тирән савытка онны иләгез, уртасын чокып ясагыз.
- Уртасына йомыркаларны сытыгыз, сөт һәм тоз өстәп, йомшак, ләкин кулга ябышмый торган камыр басыгыз.
- Камырны 15-20 минут ял иттерегез.
- Камырны кечкенә кисәкләргә бүлеп, җәегез. Чәлпәк бик юка булырга тиеш (1-2 мм).
- Табада яки казанда майны кыздырыгыз.
- Камырны кайнар майга салып, ике ягын да кызарганчы кыздырып алыгыз. Чәлпәк шунда ук кабара башлый, әмма бик тиз пешә, игътибарлы булыгыз.
- Кыздырылган чәлпәкләрне кәгазь сөлгегә салып, артык маен сеңдерегез.
- Әзер чәлпәкләрне өстәлгә куяр алдыннан шикәр пудрасы сибеп чыгарга мөмкин.
Чәйләрегез тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев