Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Атна ахырына һава торышы нинди булыр?

Синоптиклар фаразлавынча, якын көннәрдә Татарстанда һава торышы үзгәрмәячәк: явым-төшемсез, салкын булачак.

Татарстанда сишәмбе төнлә һава температурасы -14 градустан -19 градуска кадәр, аязганда -22 градуска кадәр булачак. Иртән һәм көндез республиканың көнбатыш районнарына атмосфера фронты якынлашачак, урыны белән кар явачак. Термометр баганалары -8-13 градус күрсәтәчәк, дип яза kzn.ru.

18 нче һәм 19 нчы гыйнварда Татарстан элеккечә көньяк-көнчыгыш антициклон перифериясендә булачак. Зур явым-төшем фаразланмый. Төнлә -12 градустан -17 градуска кадәр, көндез -7-12 градус салкын булыр дип көтелә. 19 нчы гыйнварда һава температурасы -5 градустан -10 градуска кадәр булачак.

Атна ахырына, 20-21 нче гыйнварда, Татарстанның көнбатыш районнарына атмосфера фронты якынлашачак. Урыны белән кар явачак һәм җил көчәячәк. Температура фоны артачак: көндез нульдән -2-7 градуска кадәр көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев