Җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр көчәюе көтелә.
Дүшәмбе, 21 гыйнварда, иртән һәм көндез Татарстан һәм Казан шәһәре территориясендә урыны белән буран көтелә, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология үзәге.
Көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге 15 метрга кадәр көчәячәк.
«Татар-информ» элек җылытканнан соң республикага яңадан салкын һава торышы кайтачагын хәбәр иткән иде.
Фото: архив/Михаил Захаров


Нет комментариев