Синоптиклар яңгыр һәм көчле җил фаразлый
Һава торышы

Синоптиклар яңгыр һәм көчле җил фаразлый

Җил - көньяк-көнбатыштан, уртача.

19-нчы мартта Казанда аязучан болытлы һава торышы фаразлана, көндез яңгырлар явачак. Җил - көньяк-көнбатыштан, көчле, урыны белән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә 0 градустан 2 градуска кадәр җылы булачак, көндез - 4-6 градус җылы.

Республика буенча шулай ук иртән һәм көндез яңгырлар явачак. Җил - көньяк-көнбатыштан, уртача, иртән һәм көндез көчле, урыны белән секундына 17-22 метрга кадәр. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -2-дән +3 градуска кадәр булачак, көндез - 3-8 градус җылы, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Фото: kzn.ru

Чыганак: kzn.ru


Нет комментариев