Көндез республикада көчле җил көтелә.
Иртәгә, 17 октябрьдә, төнлә һәм иртән, Татарстан һәм Казан юлларының аерым урыннарында бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе кисәтә.
Моннан тыш, республика территориясендә урыны белән томан көтелә.
Көндез исә Татарстанда көньяк-көнбатыштан көчле җил фаразлана. Көчәйгән вакытта секундына 16 метрга кадәр җитәчәк, дип хәбәр итә синоптиклар.
Фото: chelny-izvest.ru
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев