Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстан синоптиклары томан турында кисәтә

Көндез республикада һава температурасы -6 градустан -11 градуска кадәр салкын булачак.

Иртәгә, 1 февральдә, төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә, шул исәптән Казанда да, урыны белән томан төшәчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге кисәтә.

Аязучан болытлы һава торышы, урыны белән кар яву, көньяктан талгын җил көтелә. Юлларда бозлавык хасил булачак.

Төнлә термометр баганалары -14 градуска, ә аязган вакытта -21 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы -6..- 11 градус салкын була.

  • «Татар-информ» элек хәбәр иткәнчә, киләсе атна башында республикада тагын бер көчле кар яварга мөмкин.

Фото: архив/Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев