Татарстан синоптиклары юлларда бозлавык турында кисәтә
Һава торышы

Татарстан синоптиклары юлларда бозлавык турында кисәтә

Көндез һава температурасы минус 7-12 градус тәшкил итәчәк.

Бүген, 29 ноябрьдә, синоптиклар казанлыларны юлларда бозлавык турында кисәтә. Бу турыда ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Көндез һава температурасы минус 7-12 градус, республиканың көнчыгышында минус 15 градус тәшкил итәчәк.

Республикада урыны белән кар яварга мөмкин, юлларда - бозлавык.

Фото: архив/Рамиль Гали/Татар-информ

https://tatar-inform.tatar


Нет комментариев