Татарстанда 32 градус җылы булачак
Һава торышы

Татарстанда 32 градус җылы булачак

Республикада явым-төшемнәр көтелми.

11 майда, Татарстанда 32 градуска кадәр җылы булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

11 майда республикада алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Явым-төшемнәр көтелми. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк.

Төнлә һава температурасы +11..+16 градус, көндез +27..+32 градус булачак.

Фото: архив/Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

 


Нет комментариев