Урыны белән секундына 14 метр тизлек белән җил исәчәк.
Иртәгә Татарстан территориясендә коры, аз болытлы һава торышы һәм җил көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Аз болытлы һава торышы. Явым-төшем ихтималы аз», диелгән хәбәрдә.
Төньяк-көнчыгыштан, төньяктан секундына 5-10 метр тизлектә җил исәчәк, урыны белән җилнең тизлеге 14 метрга җитәчәк.
Төнлә һава температурасы -1…-6 градус булачак. Көндез һава температурасы 0…+5 градуска кадәр күтәреләчәк.
Фото: архив/Рамиль Гали
Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев