Татарстанда салкынча һәм яңгырлы һава торышы булачак
Һава торышы

Татарстанда салкынча һәм яңгырлы һава торышы булачак

Көндез 12-17 градус җылы булачак.

Иртәгә, 29 июльдә, Татарстан территориясендә салкынча, җилле һәм яңгырлы һава торышы булачак. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Төнлә  һәм көндез күпчелек районнарда яңгыр явачак.

Шулай ук һава шартлары бозылу турындагы хәбәрдә, төнлә һәм көндез урыны белән төньяк-көнбатыштан 15-19 метр тизлектәге (Казанда 15-17 м/с) көчле җил исәчәк диелә.

Төнлә һава температурасы 6 градус җылы, көндез 12-17 градус җылы булачак.

 

Фото: Рамиль Гали/архив

https://tatar-inform.tatar

 


Нет комментариев