Татарстанда төнлә буран һәм көчле җил көтелә
Һава торышы

Татарстанда төнлә буран һәм көчле җил көтелә

Юлларда бозлавык булачак.

Киләсе төндә Татарстанда һәм Казанда урыны белән буран, көчле җил һәм бозлавык көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе кисәтә.

Буран аркасында күз күреме 1-2 километрга кадәр начарлана.

Иртәгә, 6 декабрьдә, көндез җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр (Казанда секундына 15-18 метрга кадәр) җитәчәк. Шул ук вакытта республика башкаласында юлларда төнлә бозлавык көтелә, ә районнарда көндез дә бозлавык була.

Фото: Михаил Захаров

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев