Татарстанда тугыз градуска кадәр җылытачак
Һава торышы

Татарстанда тугыз градуска кадәр җылытачак

Республика территориясендә явым-төшем булу ихтималы аз.

Бүген, 18 мартта, Татарстанда антициклон йогынтысына бәйле коры һәм җылы һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республика территориясендә явым-төшем көтелми. Көньяк-көнбатыштан талгын җил булачак. «Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык», — дип искәртә синоптиклар.

Төнге сәгатьләрдә һава температурасы нульдән алып -5 градуска кадәр булачак. Көндез һава 4-9 градуска кадәр җылыначак.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, яңгырлар төбәккә атнаның икенче яртысында киләчәк.

Фото: архив/Михаил Захаров

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев