Татарстанда ял көннәрендә юеш кар һәм яңгыр явачак
Һава торышы

Татарстанда ял көннәрендә юеш кар һәм яңгыр явачак

Синоптиклар 6 апрельдә республиканың кайбер районнарында томан төшәчәген кисәтә.

Бу ялларда, 5-6 апрельдә Татарстанда юеш кар һәм яңгыр явачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай итеп, 6 апрельдә республика территориясендә төнлә юеш кар, көндез яңгыр явачак. Кайбер районнарда томан төшәргә мөмкин.

7 апрельдә төнлә температура –3..+3 градус, көндез 10 градуска кадәр җылытырга мөмкин.

Киләсе атна башында явым-төшем көтелми, ә температура даими күтәреләчәк. Көндез 7-12 градуска кадәр җылы булачак.

Фото: Ильнар Тухбатов/архив

https://tatar-inform.tatar

 


Нет комментариев