Татарстанда яшенле яңгыр көтелә
Һава торышы

Татарстанда яшенле яңгыр көтелә

Көндез һава температурасы +18..+23 градус тәшкил итәчәк.

Иртәгә, 11 майда, Татарстанда көндез урыны белән яшенле яңгыр, көньяктан искән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчәюе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төнлә һава температурасы +7..+12, көндез +18..+23 градус тәшкил итәчәк.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, КФУ профессоры Юрий Переведенцев Казанда бу җәйдә һава торышы нинди булачагы хакында сөйләгән иде. Быел Казанда июнь һәм август айларында айлык уртача температура нормага якын булачак, ә июль эссе һәм коры булырга мөмкин.

Фото: pixabay.com

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев