Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстанда җылы һава торышы саклана

Республика буенча һава температурасы нульдән -5 градуска кадәр булачак.

Атлантикадан килгән циклон, элеккечә үк, Татарстанда һава торышын билгеләячәк. Бу көннәрдә Татарстанда җилле, дымлы һәм чагыштырмача җылы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, республика территориясендә юеш кар явуы ихтимал. Кайбер урыннарда бураннар булырга мөмкин.

Шул ук вакытта көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка күчүче көчле җил исәчәк, урыны белән ул 17-22 метрга җитәчәк.

Метеорологларның алдан фаразлавыннан күренгәнчә, 21 һәм 22 декабрьдә Татарстанда «көчле явым-төшемсез уртача салкын һава торышы көтелә». Температура -5...-10 градуска кадәр, ә төнлә аязганда -15 градуска кадәр төшәчәк.

Фото: архив/Рамиль Гали

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев