Саба таңнары

Сабинский район

16+
Безгә язалар

Флүрәнең әтисе авыл мулласы иде...

«Безгә язалар» сәхифәсендә кунакта райондашыбыз Мәгъдәнур Гатауллин.

Әле дә күз алдымда. Икенче сыйныфта укыган вакыт. Ураза ае бара. Укытучы класска керде дә, укучыларның букчаларын тикшерә башлады. Флүрә исемле кызның ашарга дигән ризыгы юк булып чыкты. Шуннан укытучы нишләде, дисез? Чокыр белән су алып керде дә, Флүрәне эчәргә кыстый башлады. Әмма кыз каршы килде. Мәҗбүриләү барып чыкмады. Флүрәнең асты юешләнде, әмма суны авызына алмады. Флүрәнең әтисе авыл мулласы иде...

Шуннан соң тормышыбызда күп үзгәрешләр булды. Балаларыбыз, оныкларыбыз белән олуг мәчетләргә гаеп намазына бара алуыбызны Аллаһ Тәгалә насыйп иткән олуг бәрәкәт дип кабул итик. Раббым нинди иркенлек, хозурык, күңел тынычлыгы насыйп итте. Мәчеткә барып җомга намазы укып кайту да зур сафлык бирә.

Ифтар мәҗлесләрен дә шаккатмалы итеп уздыра беләләр Сабада. Һәм авылларда. Мәчеткә йөргән кеше ул тәртипле, иманлы була. Күреп торабыз: Аллаһ йорты салырга да, зират коймаларын торгызырга да халкыбыз көченнән килгәнчә ярдәм итәргә тырыша.

Шушы бердәмлек белән бер-беребезне яклап яши алсак, татар халкының теле дә, йолалары да югалмас иншаллаһ. Күреп торабыз: дингә бирелгән кешенең эше дә, тормышы да бәрәкәтле. Олуг татар халкы динен онытмаса, дөнья милләтләре арасында хөрмәтле булып яшәр.

Күз алдыбызда – Мотыйгулла, Тынычлык мәчетләрен районыбыз авыллары, хәйриячеләр ярдәме белән күтәрдек. Хәзер алардан азан авазы ишетелә. Инде менә дүртенче мәчеткә дә чират җитте.

Иманым камил – Хөкүмәтебез халкыбыз инанган динебезгә тел тидермәсә, илебездә дә, йортыбызда да тынычлык, иминлек булыр шәт, Ин Ша Аллаһ.

Мәгъдәнур Гатауллин.

Фото: ясалма фәһем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев