Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Хат ташучы Гөлнара

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеха­нов ТР Дәүләт Юлламасында 2019 елны Эш­че һөнәрләр елы итеп игълан итте. Татар хал­кында «Кешене хезмәт бизи» дигән әйтем бар. Минем дә бу мәкаләмне Саба җирлегендә үзенең хезмәтен яратып башкаручы участок хат ташучысы Гөлнара Гәрәевага багышлыйсым килә. Гөлнара Тукай, Муса Җәлил, Мәктәп, Горький, Гагарин, кыскасы, 13 урамга хезмәт күрсәтә.

Хат ташучы һөнәре бервакытта да җи­ңелләрдән булмаган. Гөлнара да  кышкы салкыннарда да, җәйге челләләрдә дә, яңгырлы көннәрдә дә куркып калмый, халыкка игелекле хезмәт күрсәтә.  Авыр сумкаларын җилкәсенә асып, өйдән-өйгә яңа табадан гына төшкән газета-журналларны өләшә. Аның хезмәтен яратуы, җаваплы каравы, төгәллеге нәтиҗәсендә без район тормышы, ил-көн яңалыклары белән үзвакытында  танышып барабыз, рухи азык туплыйбыз. Бу үзе зур бәхет.  Әле хат ташучы вазифасы аның белән генә төгәлләнми: пенсияләр таратасы, коммуналь хезмәт өчен түләү квитанцияләрен, заказ бандерольләр, хатлар, реклама материаллары өләшү дә өстәлә.  Газета-журналларга язылу чорында да хат ташучының тырышлыгы бәяләп бетерегесез.  Һәр абунәченең өенә барып, аны кызыксындыручы, вакытлы матбугатка  язылырга өндәүче кеше дә әле ул безнең Гөлнарабыз. Шулай ук  почтадан күтәреп чәй, токмач,  печенье, кыскасы,  көндәлек азык-төлек әйберләрен сатарга да җитешә. Тәмле теле белән тәкъдим иткәч, халык үзенә кирәклесен алып кала. Без, аның участогы халкы, Гөлнарага киләчәктә дә халыкка игелекле хезмәт итүен, үзенә сәламәтлек,  эшендә уңышлар телибез. 

Марзыя Кәримова.

Саба.

Фото: https://pixabay.com | MatthiasSchild

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев