Кызлар Коръән укыды
Кыз балалар булачак әниләр. Алар - милләт язмышы өчен җаваплы

Төбәк авылында кыз балалар арасында Коръән уку бәйгесе үтте. Кыз балалар булачак әниләр. Алар - милләт язмышы өчен җаваплы. Әни кеше үзе дә файдалы гыйлем алып, баласын шул хәерле гыйлеме буенча тәрбияләргә тиеш. Бәйгене оештыруда 1880 елларда шушы авылда указлы мулла булып торган Мөхәммәтшәфыйк Әлмөхәммәтов оныкчыгы Лилия Хәсәнова, Төбәк авылы мәчете имам-хатыйбы Илсур хәзрәт Дәүлиев башлап йөрде. Төбәк, Олы Кибәче һәм Кече Кибәчедән 14 бала катнашты. Бәйгене Мөхәммәтшәфыйк мулланың хәзерге буыны вәкиле- Казаннан Ясмин Галиуллина ачып җибәрде. Аннары бәйгегә килгән балаларны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова тәбрикләп, мөфтиебез Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламен җиткерде, хәерле эшкә кушылуларына рәхмәт белдереп, уңышлар теләде. Илсур хәзрәт үтемле вәгазь укыды. Кызлар үзләренең белемен, изге китапны укудагы осталыгын күрсәткәч, урыннар билгеләнде. 5-10 яшькәчә балалар арасында – Мәдинә Газизова, Нәргизә Дәүлиева, Нәргизә Хөснетдинова, 11 яшьтән 17 яшькәчәләр арасында Гөлинә Хөснетдинова, Энҗе Шәвәлиева, Сәйдә Галиәхмәтова призлы урыннарга лаек булдылар. Җиңүчеләргә диплом, истәлекле бүләкләр һәм катнашучыларга тәмле күчтәнәчләр тапшырылды. Коръән сурәләрен сәнгатьле, дөрес, матур мәкам белән укыган 5 яшьлек Сәйдә Дәүлиева авылдашлары галим-журналист, "Болгар радиосы" мөхәррире Люция Шәрәфиеваның махсус бүләгенә лаек булды. Шушы авыл килене Резеда Фәрхуллина үз куллары белән эшләгән милли түбәтәйләрне җиңүгә омтылыш өчен Мәдинә Сираҗиевага, беренче урынны алган Гөлинә Хөснетдиновага тапшырды. Бәйгедә халыкка дини гыйлем, тәрбия бирүдә армый-талмый эшләүче абыстайлар - Төбәктән Рита Сабирова, Олы Кибәчедән 85 яшьлек Әлфинур Гатиятуллина, Кече Кибәчедән Гөлзифа Нуретдинова, остаз Тәнзилә Кашаева хөрмәтләнде. Апанай мәчете вәкиле буларак чыгыш ясаган, шушы Төбәк авылында туып үскән җырчы һәм композитор Гөлсинә Сабирова балаларга багышланган мөнәҗәтен әйтте. "Бәйгене оештыруда көчен салган, матди ярдәм күрсәткән авылдашларга, әти-әниләргә, Илсур хәзрәткә, мәктәбебез укытучысы Гүзәлия Мансур кызы Измайловага рәхмәтле без. Бәйгебез дәвамлы булсын”, дигән теләген җиткерде оештыручы Лилия Хәсәнова.
Люция Хәлиуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев