Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Безгә язалар

Журналистлар династиясе

Кеше язмышы, җыясы ризыгы, башкарасы эшләре моннан 50 мең ел элек үк тәкъдир китабына язылып куелган диләр.

 

 Кайчагында барасы юлың, сайлаган һөнәрең дә алдан билгеләнгән, син шул Галәмнәр Хуҗасы  тарафыннан төзелгән әзер “сценарий” буенча гына яшисең кебек. Шулайдыр, әмма Хак Тәгалә адәм  баласына барыбер сайлау мөмкинлеге биргән. Һәркем барасы юлын үзе төзи, теләгенә карап кына түгел, сәләтенә дә карап булачак һөнәрен билгели. Минем әни ягымнан әби-бабаларым да иҗатка якын кешеләр булганнар. Нәселебездә журналистларның өч буыны булганда, киләчәктә нинди һөнәр сайлаячагым әллә ни зур сорау тудырмады да кебек. Дәү әти, әни, апам, абыем - һәркайсы һөнәрендә үз эзен булдырган шәхесләр. Мин дә киләчәгемне иҗат эше белән бәйләргә булдым һәм, мәктәпне тәмамлагач,  КФУның “Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбенең милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы”на укырга кердем.

  Чишмә башы - Бибигайшәдән

 Журналистикага якын алымнарны нәселебездә беренче булып дәү әтиемнең әнисе - Апас районы Кызыл Тау авылында яшәүче Бибигайшә әбием куллана башлаган булса кирәк. Гаиләбездә зур истәлек буларак аның калын кулъязмалар дәфтәре саклана. Төп йортта яшәүче килене Флера апа исән чагында: “Әнкәйнең бу дәфтәрен кадерләп саклый күр, амәнәт”, - дип әнигә тапшырып калдыра. “1940 нчы еллардагы вакыйгалар һәм фактлар. Узган тормыш хәлләре” дигән баш исемдә язылган бер дәфтәр истәлектән тора ул. Кыска гына “подтемалары” да бар. Әмма, ни кызганыч, язмалар гарәп хәрефләре белән (иске имлә) язылган, әлегә аны укып, эчтәлеген аңлап булмады. Бибигайшә әби шигырьләр дә иҗат иткән, җор телле, бик шаян  булган. Бөек Ватан сугышында ирен югалтып, ике кечкенә улын ялгызы гына тәрбияләп үстергән бу батыр хатын-кыз авырлыкларны күп күрсә дә, тормышны яраткан, динен тоткан, намазын ташламаган. Дәү әтием Илфиргә дә иҗат итү сәләте шул дәү әниемнән күчкән, күрәсең.

Оста журналист –  Илфир Салаватуллин 

 Илфир дәү әти мәктәптә укыган чагында ук район газетасына мәкаләләр язган. Мәктәптән соң мәдәният өлкәсендә хезмәт куйган. 1960 елларда Апас районының “Йолдыз” газетасында радиотапшырулар алып баручы һәм бүлек мөдире булып эшләгән. 1969 елда аның иҗатташ дусты, якташы, “Җиңү байрагы” газетасы мөхәррире Хөснулла Шәфигуллин Сабага үзе янына чакыра. Һәм дәү әтием район газетасы ре­дакциясендә хезмәт куя башлый, озак еллар авыл хуҗалыгы бүлеген җитәкли. Үткен каләмле, төрле жанрда иҗат итүче журналист буларак зур абруй казана, фельетон остасы буларак таныла. Мәкаләләрне үтә дә гади, аңлаешлы тел белән яза, вакыйгаларны чын тормышчан итеп сурәтли белә, кирәк урында ачы итеп тәнкыйтьли дә. Булачак тормыш иптәше - дәү әнием Вәсилә белән дә шушы газета кавыштыра аларны. Дәү әни редакциядә секретарь-машинистка булып эшли, журналистлар кулдан язган мәкаләләрне машинкада “печатьли”. Кызганыч, дәү әти тормышының нәкъ чәчәк аткан чорында – 57 нче яшендә каты авырудан мәңгелеккә китеп бара... Илфир дәү әти белән күрешү насыйп булмады миңа. Дәү әнием Вәсилә белән хезмәт куйган редакция бинасында булырга, алар йөргән биек агач баскычлардан менәргә, эш бүлмәләрендә генә басып торырга насыйп булды... Шул тарихи бинаны күреп калганыма сөенәм.

Эш һәм тырышлык китерер мул җимеш

Дәү әтинең эшен 1996 елда әнием Илмира дәвам итә. Газетаның үз хәбәрчесе буларак, нәкъ аның эш өстәле артына утырып язмалар, мәкаләләр иҗат итә башлый. Читтән торып КДУның “Журналистика” факультетын тәмамлый. Редакциядә эшләү дәверендә корреспондент та, җаваплы сәркатип тә була, реклама бүлеген дә җитәкли. СММ белгеч һөнәрен дә үзләштерергә туры килә, “Саба таңнары” сайты мөхәррире буларак, язмаларны газетаның электрон форматына да әзерли. Күпвакыт эше өйгә дә ияреп кайта, журналистның хезмәте шундый – вакыт белән исәпләшми торган. Ял көннәрендә дә чираттагы язма өчен берәр чарага чыгып йөгерергә туры килә.   Моннан тыш әни редакциянең матбугат музеен җитәкли, районыбыздагы “Балаһөнәр” проекты кысаларында, редакциядә еш кунак булучы бакча балаларын газета чыгару эше белән таныштыра. “Саба таңнары” газетасына багышланган 30 еллык хезмәте нәтиҗәсез калмады: 2021 елда ул “Татарстан    Республикасының Атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре” ди­гән мактаулы исемгә лаек булды. Эшен ярата, коллективын хөрмәт итә. Эш һәм тырышлык китерер мул җимеш, дигән бит Тукай да. 2013 елда әлеге коллективка журналист һөнәрен үзләштергән бертуган апам Алсу Ибраһимова да килеп кушылды. Ул хәзер  социаль челтәрләр буенча мөхәррир вазыйфасын башкара. Шулай, заман белән бергә газеталар да үзгәреш кичерә. Хәзер аның электрон форматы чыга, Алсу апам көндәлек яңалыкларны социаль челтәрләргә урнаштырып бара, видеоязмалар әзерли.

 Бибигайшә дәү әниемнең иҗат итү сәләте бер дәү әтиемә генә күчеп калмаган. Олы улы Фәһим абый Салаватуллин озак еллар "Татарстан яшьләре" газетасының штаттан тыш хәбәрчесе булды, ә оныгы Айрат абый шул ук басмада җаваплы сәркатип вазыйфасын башкарды. Әнинең бертуган энесе Илдус абый Салаватул­лин да хезмәт юлын “Саба дул­кын­на­ры” телерадиокомпаниясендә опе­ра­тор булып башлап җибәрде, бүгенге көндә профессиональ журналист буларак, "НТВ" федераль каналының Татарстандагы корпунктында хезмәт куя.

  Әнинең бертуган сеңлесе Лилия Илфир кызы да 9 ел җирле телевидениеда корреспондент буларак хезмәт куйды, хәзер үзенең шәхси эшен булдырды, блогер буларак  танылып килә.  Кыскасы, журналистлар династиясе дәвам итә. Шәхсән үзем бүгенге көндә укудан тыш "Идел" журналы белән хезмәттәшлек итәм, үземне смм өлкәсендә сынап карыйм, рилслар төшерәм. Дәү әти сызып калдырган юлдан ипләп кенә алга барыш…

Фәридә Галимуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев