Районыбыз тагын бер батыр улын соңгы юлга озатты
Бүген Кече Шыңар авылында махсус хәрби операция барышында вафат булган Азат Әнәс улы Вәлиевны соңгы юлга озаттылар. Хушлашу мәрасимендә Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, Саба һәм Теләче районнары хәрби комиссары Фәнис Закиров, Шыңар авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гарипов, мәрхүмнең туганнары, дуслары катнашты.
Рядовой Азат Вәлиев (16.03.1989) махсус хәрби операциягә контракт нигезендә китә. 30 май көнне хәрби бурычын үтәгәндә вафат була. Өйләнгән. Хатыны, 11 яшьлек кызы һәм 10 яшьлек улы Казанда, мәрхүмнең әнисе Кече Шыңар авылында яшиләр.
Мәрхүм белән хушлашырга килүчеләр Азат Әнәс улын намуслы, олы йөрәкле кеше иде дип искә алдылар, ул авылдашлары хәтеренә оста көрәшче буларак та кереп калачак. Ватаныбызның киләчәге өчен гомерен кызганмаган батыр йөрәкле райондашыбыз истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр. Галәсенең, әнисе Нурфия ханымның, якыннарының, туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Аллаһы Тәгалә күркәм сабырлыклар бирсен. Батыр сугышчыбызның урыны җәннәт түрләрендә булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев