Азанлы, догалы, балачаклы Сабантуй
Олы Арташта Корбан гаетендә балалар өчен дини бәйрәм узды
Мөселман календаре буенча Зөлхиҗҗә ае дәвам итә. Бу айны, икенче исем белән- Корбан ае дип тә атыйлар. Шәхси хуҗалыкларда Корбан ашлары дәвам итә, мәчетләрдә дини чаралар, балалар өчен шәригатьчә күңел ачу бәйрәмнәре үткәрелә. Корбан гаетен Олы Арташ авылында да зурлап билгеләп үттеләр быел. Берничә гаилә берләшеп, табигатьнең иң ямьле урынында, яшел болынлыкта балалар өчен искиткеч күңелле бәйрәм чарасы оештырылды. Бәйрәм буласы мәйдан аллы-гөлле яулык япкан кызлар, чигүле түбәтәй кигән малайлар җыелгач, чын милли-дини балалар җыенын хәтерләтте. Чарага Иске Икшермәдәге “Тургай” приютында тәрбияләнүчеләр дә чакырылган иде. Бәйрәмне изге дога, яхшы теләк белән авыл имамы Илдар хәзрәт Мәхмүтов башлап җибәрде. Аннары иң күңеллесе башланды. Балалар төрле милли уеннарда ярыштылар, дини конкурсларда Ислам дине кагыйдәләрен белүдә көч сынаштылар. Иң күп Коръән сүрәләре укыган, намаз укыган балаларга аерым бүләкләр әзерләгәннәр оештыручылар. Иң нәни Коръән укучы Әмирә Җәләлиева, шулай ук Нәргизә Мөхәммәтшина, Айбулат Әхмәтбаев, Нариман һәм Салават Вәлиев истәлек бүләкләренә ия булдылар. Матур итеп шәригатьчә киенеп килгән Заһит Дәүләтов, Сәлим Шакиров, Әминә Газизова һәм Әминә Мәхмүтовага да бәйрәм күчтәнәчләре тапшырылды. Намаз әһелләре Рамир, Бәхтияр, Рөстәм дә матур бүләкләргә ия булдылар. Бәйрәмгә бүләк-күчтәнәчләрне юнәтергә киң күңелле иганәчеләр ярдәмгә килгән. Түрдә ыспай тартмаларда кызыктырып торучы “үзе йөри торган” уенчык машиналар, тәгәрмәчле роликлар, скейт, электрон өстәл уеннары һәм башка бик күп төрле кыйммәтле призлар балалар кулына күчә барды. Ахырдан барлык катнашучыларга иң татлы күчтәнәч- туңдырма өләштеләр. Балалар өчен сый-хөрмәтле табын да әзерләнгән иде- барлык катнашучылар корбан итеннән әзерләнгән пылау белән сыйландылар.
“Бәйрәмгә 200дән артык бала килде. Аларны сөендерә алуыбыз һәммәбез өчен зур шатлык булды. Күмәк көч таулар күчерә, диләр бит. Дини бәйрәмнәребезне шулай кечкенәдән белеп, өйрәнеп үссеннәр газизләребез, бер-берсе белән аралашсыннар, уйнасыннар дип оештырдык бу чараны. Динебезне дуслык, татулык, кардәшлек дине итеп тә күрсәтәсебез килде. Киләсе елга бу бәйрәмгә килүчеләрнең саны тагын да күбрәк булыр дип ышанабыз. Бәйрәмебезне үткәрүгә үз өлешен керткән һәр иганәчегә зур рәхмәтләребез барып ирешсен, тормышларының бәрәкәте артсын”,-дип уртаклашты чараны оештыручыларның берсе Раилә Вәлиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев