Бүләк бирү дөнья бәласен, садака бирү ахирәт бәласен кайтара
Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Бер-берегезгә бүләк бирегез, арагызда мәхәббәт артыр» – дигән
Бәйрәмнәрдә, туган көннәрдә бүләк бирү – күркәм гадәт, бигрәк тә гает бәйрәмнәрендә күркәм сөннәт булып тора. Халыкта «Бәйрәм ашы – кара-каршы» дигән әйтем бар.
Бүләкне елмаеп, рәхмәт әйтеп алырга кирәк. Көчеңнән килгәнчә үзеңә дә җавап итеп бүләк бирү кирәк.
Аерым очраклардан башка, бүләкне кире алу ярамый.
Бүләкне теләсә кемгә бирә аласыз, әмма садака мохтаҗ кешегә бирелә.
Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм:
«Ярты хөрмә белән булса да садака бирегез, садака бирә алмасагыз, сорап килгән кешегә матур сүз әйтеп озатыгыз» – дигән.
Бәла-каза күктән иңә, садака күккә күтәрелә һәм бәла-казага киртә булып тора.
Сорап килүче – Аллаһының рәхмәтен ирештерүче.
Адәм баласы җәннәткә Аллаһының рәхмәте белән керә. Аллаһы Үз рәхмәтен кешеләр рәхмәте эченә яшергән.
Ярдәмгә мохтаҗ кешеләр безгә мохтаҗ булуга караганда, без аларның догасына күбрәк мохтаҗ.
Шәйхелислам әл-Хәмидинең «Мәкаләтүл-бүләгаи» (1904) китабында китерелгән гыйбарәгә Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның шәрехе
Чыганак: «Хозур дин турында» социаль челтәреннән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев