Саба таңнары

Сабинский район

18+
Дин

Казанда Диния нәзарәтенең «Яшь килен» һәм «Яшь кияү» ислам курсларына язылу башланды

Татарстан мөфтияте яшьләр өчен берьюлы 2 курска: кызлар өчен «Яшь килен» курсына һәм егетләр өчен «Яшь кияү» курсына язылу башлану турында игълан итте.

Оештыручылар шәригать буенча нык һәм бәхетле гаилә корырга теләүчеләрне курсларга кушылырга чакыра. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу юлы ике курс та офлайн форматта узачак: «Яшь килен» 13нче тапкыр оештырылса, «Яшь кияү» ислам курсы әле икенче генә тапкыр үткәрелә.

Әлеге проектлар мөселман яшьләре арасында гаилә кыйммәтләрен ныгыту максатыннан тормышка ашырыла, шәригать һәм татар халкының гореф-гадәтләренә нигезләнеп, никахка кагылышлы төрле мәсьәләләргә багышлана. Белем бирү курсы Коръәнгә, Мөхәммәд пәйгамбәр сөннәтенә, ислам дин галимнәре дәресләренә нигезләнгән күп төрле белемнәрне үз эченә ала.

Курста катнашучыларга очрашулар һәм видео дәресләр форматында гасырлардан килгән татар-мөселман традицияләре, никахның дини һәм хокукый яклары, хатын һәм ирнең бурычлары һәм хокуклары, мәһәр һәм никах килешүе, гаилә эчендәге хәлләрне тыныч юл белән хәл итү, мөнәсәбәтләрне кору әдәпләре һ.б. мәсьәләләр турында сөйләнә. Курсларга юристлар, табиблар, галимнәр һәм башка белгечләр чакырыла.

Егетләр һәм кызлар никах, үзләренең хокуклары һәм бурычлары турында хакыйкый гыйлемнәр алачак һәм үзләренә хәләл җефет сайлаганда төптән уйланган карарлар кабул итәргә өйрәнәчәк, диелә хәбәрдә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз

Фото ДУМ РТ

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kazanda-diniya-nazaratenen-yas-kilen-ham-yas-kiyau-islam-kurslaryna-yazylu-baslandy-5910210

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев