Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Лесхозның «Нургали» мәчетендә балалар өчен ял сәгатьләре оештырылды

Җәйләүгә 40 лап бала йөри

Лесхоз авылының "Нургали" мәчетендә балалар өчен җәйге ял һәм уку сәгатьләре оштырыла башлады. Мәчеткә  40 лап бала килеп дини гыйлем үзләштерә.  Балалар өйлә намазына җыелалар, мәчет имамы Әхмәд хәзрәт вәгазь укый (көн саен берәр тема алына, сүрәләр өйрәнелә, өйгә эш бирелә). Ял сәгатьләрендә дини эчтәлектәге мультфильмнар карыйлар, ачык һавада хәрәкәтле уеннар белән күңел ачалар. "Әлхәмдүлилләһ, балалар бик теләп йөриләр. Дин нигезләрен генә түгел, бергәләп әдәп кагыйдәләрен дә өйрәнәбез. Актив балаларга көн саен жетоннар таратыла. Җәйләү төгәлләнгәндә зур бәйрәм оештырачакбыз, ул жетоннарны бүләкләргә алыштырып алу мөмкинлеге булачак.  Исән-сау башкарып чыгарга язсын, ахыры хәерле, ял һәм уку сәгатьләренең нәтиҗәсе матур булсын"- ди  Әхмәд хәзрәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев