Бүген кояш баю белән мөселманнарның Һиҗри ел исәбе буенча яңа 1445 ел башлана.
Мөселман яңа елының беренче ае булып Изге Мөхәррәм ае санала. Ул сугышлар һәм конфликтлар тыелган өч ай – Рәҗәб, Зөлкагдә һәм Зөлхиҗҗә айлары белән янәшә тора.
Әлеге айларны Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәттә үткәрергә, үзеңнең әхлагыңны һәм тәртибеңне дөресләргә тырышырга, ураза тотарга кирәк. Имам Мөслимнең хәдисләр җыентыгында түбәндәге хәдис китерелә: “Рамазан аеннан соң иң яхшы ураза – Аллаһы аенда, Мөхәррәм уразасы”.
Аллаһы Тәгаләдән яңа елда рәхмәтеннән ташламасын, гыйбадәтләребезне кабул итеп, ике дөнья бәхете белән бүләкләсә иде дип телик.


Нет комментариев