Оет авылында яшәүчеләр ачык һавада Корбан ашы уздырдылар
Зөлхиҗҗә ае саваплары
Корбан чалу ул -Аллаһы Раббыбыз биргән хисапсыз нигъмәтләр өчен рәхмәтебезне белдереп, буйсынуыбызны күрсәтү. 14 июнь көнне Оет авыл мәчетендә дә изге чара – Корбан ашы мәҗлесе үткәрелде. Мәҗлескә авыл халкы, кайткан кунаклар, балалар җыйналды. Бәйрәмдә катнашучылар үзләре үк иганәчеләр дә булдылар. Мәҗлес барышында имам-хатиблар вәгазь сөйләде, догалар һәм аятьләр укылды, җәмәгать белән намаз укылды. Авыл имамы Корбан ашына килгән шәхесләргә һәм авылдашларына, аны үткәрүдә өлеше тигән һәркемгә олы рәхмәтен җиткерде. Кабул ашлар булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев