Саба таңнары

Сабинский район

16+
Дин

Олы Шыңар урта мәктәбе укучылары Аллаһ йортында кунакта булдылар

Балалар белән Олы Шыңар һәм Кече Шыңар мәчетләренә сәяхәт оештырылды

   Балалар мәчет эченә кергәч, җылы, уңай, рәхәт  мохиткә чумдылар. Мәчет имамы Рафил хәзрәт каршы алып, мәчетнең тарихы турында, аның ничек төзелүе һәм авыл халкы өчен нинди әһәмияткә ия булуы турында сөйләде. Ул балаларга намаз, дуслык һәм изгелек турында да бик гади һәм аңлаешлы итеп аңлатты. Балалар кызыксынып сораулар бирделәр, кайберләре хәтта Коръән китабын тәүге тапкыр якыннан күрде. Кемдер манарага карап сокланды, кемдер келәмнәрдәге бизәкләргә игътибар итте — һәркем өчен бу сәяхәт үзенчә әһәмиятле булды. Мондый  сәяхәтләр –  ул гади экскурсия генә түгел, бәлки күңелдә җылылык һәм ихласлык уята торган хатирә дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев