Саба мәчетендә дини белем алучылар Мәүлид бәйрәме оештырдылар
“Мөселманнарның бер-берсе белән очрашуы, касыйдәләр, салаватлар уку һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәдне (с.г.в.) искә алу – бик күркәм күренеш», – диләр дин белгечләре
Җәмигъ мәчеттә Коръән дәресләре алып баручы мөгаллимә Затия Галимҗанова җитәкчелегендә укырга йөрүче ханымнар Аллаһ илчесе Мөхәммәд (сгв) дөньяга килгән Мәүлид ае хөрмәтенә ел саен шулай бәйрәм мәҗлесе оештыралар. Быел да Пәйгамбәребезнең туган көне алдыннан изге чарага җыелдылар. Рәсүлебезнең тормыш юлы, камил сыйфатлары, күркәм гадәтләре бәян ителде. Бергәләп салаватлар әйттеләр, мөнәҗәтләр башкардылар. «Мәүлид ул – дин галимнәре хуплаган гамәл. Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәллам туган көнне, ягъни дүшәмбе көнне ураза тоткан. Бу көнне ураза тотуын Пәйгамбәребез: «Мин бу көнне тудым һәм бу көнне миңа вәхи иңдерелде», – дип аңлаткан (Мөслим). Димәк ки, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәллам үзенең туган көнен гыйбадәт белән үткәрә торган булган. Аллаһ илчесен без зурларга, аның тормыш юлын өйрәнергә, салаватлар әйтергә тиешбез. Ин шә Аллаһ, боларны үтәсәк аның алдындагы бурычыбызның бик кечкенә генә булса да өлешен башкарып, саваплы булырбыз һәм кыямәт көнендә аның шәфәгатенә ирешербез»,- диде Затия ханым. Кабул гамәлләр булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев