Сәхәр ашамыйча гына ураза тотарга ярыймы?
Сездән сорау - бездән җавап
Сәхәр җәһәтендә ике хәдис бар.
Рәсүлебез (аңа Аллаһының сәламе булсын) Мөхәммәд пәйгамбәр: «Сәхәрне ашагыз, анда бәрәкәт бар», – ди. Бәрәкәтнең мәгънәсе бик киң. Бәрәкәт ул – саулык-сәламәтлек, ризык, иминлек тә.
Башка бер хәдисендә рәсүлебез: «Китап әһелләренең уразасы белән мөселманнар уразасының аермасы – сәхәрдә», – ди. Ягъни башка диннәрдә дә ураза бар. Әмма аларда сәхәр дигән нәрсә юк икән. Шуңа күрә сәхәр мөселманнар уразасын башка диннәр уразасыннан аерып тора. Әгәр кеше йоклап калса, ул фарыз-мәҗбүри түгел. Әгәр кешенең бөтенләй ашыйсы килми икән, ул вакытта кеше тәгам җыймаса да, ураза тотарга дип ният кыла икән, аның уразасы иншалла кабул булыр. Әлбәттә, ураза тотам дип ниятләү мәҗбүри.
Әмма пәйгамбәребезнең сөннәтен үтим дип, сәхәрдән булсын дип, бер генә йотым су кабып куйсагыз да, бу безнең өчен зур нигъмәт-бәрәкәт була ала.
Чыганак: https://t.me/dvmhuzur
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев