Саба таңнары

Сабинский район

18+
Дин

«Табигать — Аллаһның гаиләсе, аңа файда китерүче — Аллаһның рәхмәтен алучы»

Ягез, бер вәгазь

   Изге гамәлләр ул әле кешеләргә эшләгән изгелек кенә түгел, ә һәр җан иясенә, һәр мәхлукатка, һәр үсемлеккә сак караш. Бүген «экология» дип күп сөйләшәләр. Безгә экологик контроль түгел, иман җитеп бетми, бөтен экология шушы хәдискә сыеп беткән. Урынсызга бер генә җан иясен үтерергә, бер генә үсемлекне өзәргә, агач ботагы сындырырга ярамый. Бигрәк тә сулыкларга игътибар кирәк. Диңгез кырыенда тәһарәт алсаң да, авыз чайкаган суны да диңгезгә төшерәсе түгел. Аллаһ табигатьне безнең өчен яралтты, табигатьне саклау — шулай ук изге гамәл.

Җәлил хәзрәт Фазлыев вәгазьләреннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев