Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
"Динем милләтне саклый" бәйгесе ("Йолалар - милләт мирасы" проекты кысаларында)

Иң кадерле бүләк: Ислам Муллагалиев эше

Ислам Муллагалиев, Югары Симет урта мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы.

Әти-әнинең баласына биргән иң кадерле бүләге – ул күркәм тәрбиясе һәм дине. Пәйгамбәребез Мүхәммәд салләллаһү гәләйһи вәссәлләм бер хәдисендә: “Балаларыгызга карата юмарт булыгыз һәм аларны иң күркәм рәвештә тәрбияләгез, иманлы булырга өйрәтегез”, – дигән. Ә күркәм тәрбия бирү дин нигезләрен аңлатудан, әдәп-әхлак сыйфатларын булдырудан башлана!

Гаиләсендә дини тәрбия алган, әти-әнисенең ислам кануннары буенча яшәү рәвешен күреп үскән баланың киләчәге өметле. Ә балага дин кирәкме? Минем җавап: “Әлбәттә кирәк!” Кешенең күңеленә “дин” дигән орлыкны салу өчен иң кулай вакыт – балачак ди миңа әтием. Чөнки балачак вакытта балада фәрештә сыйфатлары өстенлек итә. Җиде яшькә кадәр Аллаһка мәхәббәт формалашкан булырга тиеш дип саныйм. Бүгенге көндә еш кына:   “Дингә кайчан килдең” дип сорау бирәләр. Әгәр безгә әти-әниләребез кечкенәдән дөрес тәрбия бирсәләр, без үзебезнең динсез вакытыбызны хәтерләмәс идек.

  Мин үзем 6 яшьтән мәчеткә йөрим, әтигә ияреп намаз укыйм. Беркем дә мәҗбүр итмәде, бу - үз ихтыяҗым иде. Әтием Ильнур Югары Симет авылының имам хатыйбы булып тора. Авылыбызда дин бик алга киткән дип саныйм. Мәчетебездә без, балалар өчен дә атна саен дини дәресләр, төрле чаралар үткәрелә. Без моның белән бик горурланабыз.

Бүгенге болгавыр заманда җәмгыятьне әдәпле, әхлаклы, белемле итеп тәрбияләүнең иң отышлы юлы – ул дини тәрбиягә нигезләнгән ислам әхлагы. Әйдәгез, барыбызда иманлы булып, динебезне, милләтебезне саклыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев