Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
"Динем милләтне саклый" бәйгесе ("Йолалар - милләт мирасы" проекты кысаларында)

«Татар булу ул - үзе бер бәхет»: Ралинә Фәрхуллина

Ралинә Фәрхуллина, Сатыш урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы.

Мин, Фархуллина Ралинә Рафил кызы, Саба районы Мамалай авылында татар гаиләсендә дөньяга аваз салганмын. Минем әтием дә, әнием дә икесе  дә татарлар, дин ягыннан икесе дә мөселманнар. Мин  үземне - мин татар кызы, татар баласы, һәм татар булу ул - үзе бер бәхет, дип кычкырып әйтә алам. Чөнки үземнең туган телемне, динемне, туган илемне, авылымны, гаиләмне мин бик тә яратам. Әтиемнең әтисе, минем бабам, гомере буе колхозда тракторда эшләп, пенсиягә чыккач, дин юлына басты, мәчеткә йөрде. Гел безгә акыллы булыгыз, догалар өйрәнегез, дин юлына басыгыз, иманлы булырсыз, -дия торган иде.

Балалар бакчасына йөргәндә, авылыбызның имам хатыйбы Рафыйкъ хәзрәт гел килеп безгә вәгазьләр сөйли иде, кемнәр догалар белә дип,бездән кечкенә догалар сөйләтә иде. Мин кечкенәдән дин, милләт, тел турында ишетеп, белеп үстем. Татар теле белән телем ачылган, бүгенгесе көндә дә татар телендә сөйләшәм, җырлыйм, фикер йөртәм.

Туган авылым  Мамалай авылы табигате белән бик матур җиргә урнашкан. Авылым кырыеннан гына Мишә елгасы ага. Бар яклап яшеллеккә күмелгән, төньяк табигате  буйлап таулар сузылып киткән. Мишә елгасы аркылы авыл уртасыннан Чаллы трассасына чыгучы төп юл уза. Авылның нәкъ урта бер  җирендә, юлның  кырыенда гына, гаҗәеп матур мәчет бинасы бар.

    

Ул- иң матур, иң изге урыннарның берседер, мөгаен. Авылында азан яңгырамаган, мәчете булмаган авылның дине дә, милләте  дә юктыр, минемчә.  Безнең авылда мәчет иң беренче 1910 нчы елда салынган. Нәкъ 100 елдан соң 2010 нчы елның июль аенда янәдән мәчет калыккан. Мәчеткә Йосыпов Рафыйкъ абыйны мәэзин итеп билгелиләр.Ул 2013-2016 нчы елларда, Казанга барып, белемен күтәрә, динебезне саклау, күтәрү өстендә эшли.   Чынлап та, үз телен белгән кеше бик күп уңышларга ирешәдер,-дип уйлыйм. Минем татар телен яхшы белүем дә әни белән әтидән килә. Без гаиләдә гел татарча сөйләшәбез, һәм тел белүнең төп нигезе-гаилә һәм дин, дип уйлыйм.

Нәрсә соң ул дин? Нәрсә ул милләт?   Минем уйлавымча, дин дә, милләт тә бер мәгънәгә ия булган сүзләр. Алар икесе бербөтен, дине булмаган кешенең милләте юк, милләте булмаган кешенең дине юктыр.  Димәк, милләт тә, дин дә бергә янәшә баручы,  халкымның  бердәм булып яшәү рәвеше. Безнең халкыбыз татар милләте булып сакланып калган, чөнки ул дингә ышанып яшәгән, бүгенгесе көндә дә дингә ышанып, үзенең гореф-гадәтләре, йолалары белән яши. Шуңа күрә дә динне милләттән, милләтне диннән аеру мөмкин түгел, дип уйлыйм мин.

Чөнки тарихта да татарча яшәү рәвеше мөселман әхлагы нигезендә күңелләргә сеңгән. Хәзерге чорда татарча  яшәү рәвешен саклап калу, динебезне, туган телебезне саклау үзебездән тора. Иманыбызны саклау, аллаһка табыну, белемгә омтылу, әти-әнине, өлкәннәрне олылау, кешене рәнҗетмәү, тәртипле, акыллы, тәүфыйкълы булу-ислам диненең һәм татар милләтенең тәрбияви тәэсире әлбәттә уңай нәтиҗәләр бирә, бары тик файда гына китерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев