Гөлнара Габидуллина тамашачысына нинди бүләк ясаячагын һәм ни өчен утыздан соң гына кияүгә чыгуын сөйли
атар эстрадасы артисты Гөлнара Габидуллина яраткан тамашачысына бүләк ясарга җыена. Үзенең 20 еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясап, Татар дәүләт филармониясендә 3 октябрьдә концерт куя. Әлегә җырчының шушы чарага әзерләнеп йөргән чагы. Гөлнара “Ватаным Татарстан” газетасы оештырган бер генә хәйрия чарасын да калдырмый. Җырчы булуы өстенә, Казан уртасында үз йорты белән яшәп ятучы уңган хуҗабикә, тырыш хатын, кадерле әни дә.
– Иң әүвәл музыкаль белемне Мамадышта алдым. Әти-әнием, өйләнешкәч, Казахстанга күченеп китә. Мин – шунда туган бала. Кечкенәдән җырларга яратканмын. Әле дә үтүк шнурын микрофон иткәнем исемдә. Бер дә аптырап тормадым. Багана башына менеп тә җырладым. Аннан чыгып торучы кадакны боргалып йөртә торган идем. Үземчә аны радио иттем. Уңга борам да Алла Пугачева булып җыр сузам, сулга җибәреп, Леонтьев тавышын чыгарам. 14 яшемә кадәр әнә шулай хыялландым. Бары тик Мамадышка кайткач кына музыка белән кешечә шөгыльләнә башладым, – дип искә ала Гөлнара. Аның җырлаганын ишеткән булсам да, баянда уйнаганын күргәнем юк иде әле. Әтисе ягыннан бабасының сәләте күчкән икән.
– Баштарак табиб буласым килгән иде. Әмма җырлау теләгем җиңеп чыкты. Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт педагогика институтының музыка факультетына, баян классына укырга кердем. Әлфия Җаббарова җитәкчелегендәге “Хыял” хорына йөри башладым. Заманында без күп кенә чит илләрдә булып, дөнья күреп кайттык. Италия, Финляндия шәһәрләрендә үткәрелгән бәйгеләрдә лауреат булдык. Бу хордан бик күп җырчылар чыкты. Рөстәм Закиров, Закир Шаһбан, Айгөл Бариева, “Фәридә–Алсу” дуэты, Ләйсән Гыймаева... Әмма мин үземне зур сәхнәгә алып чыкканы өчен Татарстанның атказанган артисты ИлСафка рәхмәтле. Кулга диплом алгач, мин Казанның 16 нчы гимназиясенә эшкә урнашкан идем. Шунда эшләгәндә бер танышым, ИлСаф бэк-вокалист эзли икән, дигән хәбәр җиткерде. Без очраштык, таныштык. Аның белән өч ел эшәдем. ИлСаф – бик таләпчән кеше. Бөтен эшен җиренә җиткереп эшли. Синнән дә шуны сорый. Әнә шул вакытта мин зур мәктәп уздым. Аннан соң әкрен генә үземә юл ярдым. Төрле концертларда катнаша башладым, – ди Гөлнара Габидуллина. Үзенең эстрадага килеп кергән вакытларын аеруча яратып искә төшерә ул.
– Ул вакытта мондый көндәшлек юк иде әле. Хәер, әгәр сәхнәдә үз урыныңны табасың икән, бернинди көндәшләр дә комачаулый алмый. Мин бу очракта гел Ришат Төхфәтуллинны мисал итеп китерәм. Талантың ургылып торса, сиңа бернинди киртәләр дә каршылык тудырмый. Эстрадада мин көндәшләр күрмим. Җырчылар белән конфликтка кереп йөрмим. Гомумән, үземне тыныч кеше дип саныйм. Иң мөһиме – иҗатымны халык яратсын, – ди ул. Үзен сәхнәгә “Балам” җыры алып чыкты дип саный Гөлнара. Бер көнлек җырлар белән генә еракка китеп булмый икәнен яшерми ул. Әмма репертуарда андыйлар да кирәк, ди.
– Мине күбрәк урта яшьтәге кешеләр тыңлый. Яшьләр өчен башкача формат кирәк. Сәхнәдә зәвыклы киенеп, итагатьле итеп басып торуны әйбәт дип саныйм. Әмма заманнан да калышып булмый. Шуңа күрә әзрәк селкетә, биетә торган җырлар да сайлый башладым. Мин аларны бер көнлек дип атыйм. Тамашачы шундыйларны да җылы кабул итә. Хәер, андый җырларның күбесе, киресенчә, озак еллар җырлана да әле. Кыскасы, халыкның зәвыгын белеп бетереп булмый. Хәзер сайлау мөмкинлеге бар бит. Тамашачы кем концертына барасы килә, шуны сайлап ала. Үз концертыма килгәндә исә, анда күп кенә танылган җырчылар да катнашачак. Зөфәр Хәйретдинов, ИлСаф һ.б. бик күп иҗатташ дусларым киләчәк, – ди Гөлнара.
Җырчының шәһәр үзәгендә үз йорты белән яшәвен әйтеп узган идек. 2009 елда гаилә корган Мортазиннар (иренең фамилиясе) өчен ул йорт бик кадерле. Аны ире Тәүфыйк белән аның бертуган абыйсы төзегән. Ә Гөлнара шул матур йортка җылылык биреп тора.
– Иремне озак көттем. Кияүгә утыз яшьтән соң гына чыгып, кызым Әминәне 35тә таптым. Соңлап тапкан бәхетем кадерле миңа. Шуңа да күбрәк үземне гаиләгә багышлыйм. Гел тәмле ризыклар пешерәм, иремне сыйлыйм. Ул да миңа һәрчак ярдәм итеп тора. Көнләшмәве, сабыр булуы белән үзенә каратты да инде. Җырчыга иренең аңлавы бик кирәк. Мин аңа бик рәхмәтле. Кызым да җырларга ярата. Матур итеп бии дә. Минем белән хәйрия чараларына да йөри. Ул миңа караганда кыюрак, чаярак. Заманасына күрәдер инде. Кешеләр белән уртак телне тиз таба, – ди Гөлнара. – Ике якта да әти-әниләребез исән-сау. Ике энем бар. Илдар, гаилә корып, Болгарда яши. Ә менә Айдар, ни кызганыч, сәламәтлеген югалтты. Хезмәт вазифасын башкарганда җәрәхәт алды. Башына пуля тиеп, хәзер ишетми дә, йөри дә алмый. Әмма сөйләшә, башы бик әйбәт эшли. Бөтен гаиләбезгә юридик яктан ярдәм итеп тора. Шуңа да мин физик мөмкинлеге чикле кешеләргә җырым белән булса да ярдәм итәргә тырышам. Кайбер концертларга бармый калсам, уңайсыз булып китә. Иң мөһиме, балаларыбыз исән-сау, газиз кешеләребез янәшәбездә булсын дип телим.
Фото: скриншот инстаграм
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев